Мәрхәмәтле Корней бабай бар дусларын җыя (6+)

28 март көнне Бөтенроссия Балалар китабы атналыгы һәм балалар язучысы Корней Чуковскийның юбилее кысаларында 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәгендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм беренче сыйныфлылар өчен «Мәрхәмәтле Корней бабай бар дусларын җыя» дигән әдәби сәгать узды.

Добрый дедушка Корней…
IMG_20220328_100742
IMG-20220325-WA0017
IMG_20220328_100910

Балалар язучы әкиятләре буенча мавыктыргыч әдәби сәяхәткә юл тотты, анда әкиятченең тормыш юлы, аның күркәм әкиятләре һәм балалар өчен язылган шигырьләре белән танышты. Балалар күңелле уеннарда һәм бәйгеләрдә актив катнашты. Могҗизаи агачтан әсәрләрдән өзекләр язылган «башмакчык»ларны өзеп алып, әкият исемнәрен ачыкладылар. Аеруча «Югалган әйберләр», «Әкият геройларының игъланнары», «Мунчала ярышлары», «Федорага өстәл әзерлә» уеннары ошады. Шулай ук язучының балалар өчен китапларыннан торган «Тылсымчы Корней Чуковский» дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Чуковскийның әкиятләр тылсымы балалар йөрәкләрендә шатлык һәм кызыксыну уты кабызды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: